

Уфа укучысы Жасмин Рәхимова Пермьдә яшүсмерләрнең хезмәт отрядлары слеты кысаларында узган “Труд Крут” Бөтенрусия һөнәри осталык конкурсында өченче урынны яулады. 115нче санлы гимназия укучысы, “Баурсак” отряды командиры, конкурс сынауларын уңышлы үтте.
Чара Русиянең 30 төбәгеннән 300дән артык катнашучыны берләштерде. РСО күзәтчелек советы рәисе Михаил Киселев билгеләп үткәнчә, иртә һөнәри юнәлеш һәм хезмәт тәҗрибәсе яшүсмерләрне заманча хезмәт базарына әзерләүнең мөһим элементларына әверелә. Ул ассызыклаганча, 2025 елда 50 меңнән артык балигъ булмаган бала студентлар отрядлары составында эшли инде.
Слет кысаларында шулай ук төбәк бүлекчәләре җитәкчеләре киңәшмәсе узды, анда яшүсмерләр өчен законнардагы күптән түгел булган үзгәрешләр нигезендә эшкә урнашу мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Хәзер балигъ булмаганнар җәйге каникуллар дәвамында мәшгульлек хезмәте яки РСО составында ял һәм бәйрәм көннәрендә эшли алачак.
Быел юбилеен билгеләп үтүче “Русия Студентлар отрядлары” яшьләр гомумрусия иҗтимагый оешмасының Башкортостан төбәк бүлеге эшләү дәверендә эшчәнлекнең җиде юнәлеше буенча 50 меңнән артык белгеч әзерләгән. Хәрәкәткә трудкрут.com сайты яисә 8 800 770 0 117 кол-үзәге аша кушылырга мөмкин.
Чыганак: mgazeta.com

