Мәгариф, мәгърифәт
9 Сентября 2025, 08:44

Вузара кампус резиденты 6 млн сум откан

Вузара студентлар кампусы резиденты – Уфа фән һәм технологияләр университеты  –  “Технологияләр” федераль проекты кысаларында акселерация программасын гамәлгә ашыруга 6 миллион сум күләмендә грант алды. Акча уеннар, креатив индустрияләр һәм цифрлы технологияләр өлкәсендә технологик эшкуарлыкның булачак лидерларын әзерләү өчен “Gamelab: уен революциясе” интенсив программасын эшләтеп җибәрүгә юнәлдерелгән. Программада катнашучылар шулай ук “Студентлар стартапы” конкурсы йомгаклары буенча 1 млн сум күләмендә өстәмә грантка дәгъва итә алачак.

– "Gamelab: уен революциясе”    – киләчәк компетенцияләрен формалаштыру өчен платформа, аның төп бурычы  укучыларга белем бирү генә түгел, бәлки технологик бизнесны нульдән башлап булдыруның реаль тәҗрибәсен бирү, аларны нәтиҗәгә ирешү өчен барлык кирәкле инструментлар һәм эксперт ярдәме белән тәэмин итү. Студентлар өчен бу үз эшкуарлык потенциалын гамәлгә ашыру һәм илнең технологик бәйсезлеген үстерүгә өлеш кертү мөмкинлеге, – дип ассызыклады БР фән һәм югары белем бирү буенча дәүләт комитеты рәисе Светлана Мостафина.

Акселератор – белем бирү курсы түгел, ә технологик эшкуарлыкның булачак лидерлары өчен тулы канлы эшләтеп җибәрү комплексы, ди проект эше һәм эшкуарлык идарәсе башлыгы,  Уфа фән һәм технологияләр университетының “Яңа бизнес территориясе” студентлар эшкуарлыгы үзәге җитәкчесе Зөлфия Садыйкова. 

Чыганак: campusufa.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас