Мәгариф, мәгърифәт
19 август 2025, 09:34

Уфа вузара кампусын Запорожье укучылары килеп күрде

campusufa.rucampusufa.ru
Фото:campusufa.ru

Уфа вузара кампусына Запорожье өлкәсеннән 37 укучы килде. Балалар Уфада Мәгариф министрлыгы һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан “Беренчеләр хәрәкәте” белән берлектә тормышка ашырыла торган “Университет сменалары” проекты кысаларында. Башкортстанда аларны Уфа вузара кампусы резиденты,  М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты кабул итә.

Укучылар “Яшьләр һәм балалар” милли проекты ярдәмендә төзелә торган Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең вузара студентлар кампусы макеты белән таныштылар, фәнни лабораторияләрдә һәм үзәкләрдә булдылар, шулай ук “Берлога” милли платформасының Бөтенрусия киберфизик инновацияләр үзәгендә булдылар.

–Бу инде җәй вакытында М.Акмулла исемендәге БДПУ кабул иткән өченче “Университет сменасы”. Без программаны балалар ял итеп кенә калмыйча, яңа белемнәр белән дә баерлык итеп төзергә тырышабыз. Узган атнада алар безнең төбәкнең үткәне белән Евразия күчмә цивилизацияләр музеенда һәм Башкортстанның Милли музеенда таныштылар, бүген республикабызның киләчәген вузара кампуста карадылар. Безнең смена өлкән сыйныф укучыларына булачак һөнәрләрен дөрес сайларга ярдәм итәр дип өметләнәбез; бәлки, аларның кайберләре хәтта Уфа югары уку йортын да сайлар, – дип билгеләп үтә смена җитәкчесе, БДПУның технопарк директоры урынбасары Эльвира Шәймөхәммәтова.

М.Акмулла исемендәге БДПУның “Университет сменасы” 20 августка кадәр дәвам итәчәк.

Чыганак: campusufa.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас