

Форум 2025 елның 1 октябреннән 3 октябренә кадәр Мәскәүдә “Россия” милли үзәгендә узачак. Ул бөтен илдән меңләгән сыйныф җитәкчеләрен һәм көллият төркемнәре кураторларын берләштерәчәк.
Быел форумда катнашыр өчен 50 000нән артык педагог гариза тапшрган. Иң яшь катнашучыга – 19, ә иң тәҗрибәлесенә – 77 яшь.
Башкортстаннан килгән катнашучылар арасында Уфа шәһәренең 18 нче мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Миләүшә Ванюшова да бар.
– Мин 2021 һәм 2023 елларда сыйныф җитәкчеләре форумында катнаштым. Быел янә масштаблы чараның бер өлеше булуыма шатмын. Форумнан Русиянең төрле почмакларындагы хезмәттәшләрем белән очрашулар һәм тәҗрибә уртаклашуны, күп кенә файдалы мәгълүмат, креатив идеяләр көтәм, – дип уртаклашты Миләүшә Илдар кызы.
Төбәкләр арасында Санкт-Петербург, Саратов һәм Новосибирск өлкәләре активлык күрсәтте. Катнашучылар “Педагогика тарихы”, “Педагогика нигезләре” һәм “Компетенцияләрне бәяләү” юнәлешләре буенча сайлап алу этапларын үттеләр, шулай ук “Минем тәрбияви практикам” темасына видеовизитка яздырдылар.
Форумда онлайн-катнашу өчен vk.cc/cwnz7r сылтамасы буенча теркәлергә була.
Чара Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылды. Форумга оештыру ягыннан ярдәмне гуманитар проектлар фонды күрсәтә. Стратегик партнер – “Диалог Регионы” автономияле коммерцияле булмаган оешма.
Ирина Алекперова.