Мәгариф, мәгърифәт
7 август 2025, 15:18

Русия студентлары Уфада Шень Ко исемендәге фәнни-популяр турны узды

4 августтан 13 августка кадәр "Башкортстан: уеннар аша технологияләргә" беренче төбәкара студентлар экспедициясе уза. Анда бөтен Русиядән килгән студентлар катнаша.

"Шень Ко. Фәнни-техник эшләнмәләр дөньясы" фәнни-популяр маршруты кысаларында алар Уфа югары уку йортларының алдынгы лабораторияләрендә булдылар, анда җирле галимнәрнең инновацион проектлары белән таныштылар.

Экспедиция вузара кампус буенча экскурсиядән башланды, анда студентлар алдынгы инженерлык мәктәбе, архитектура-төзелеш студиясе, аддитив технологияләр һәм медицина генетикасы лабораторияләре эшләнмәләрен, шулай ук "киләчәк образы" һәм кибер-ателье проектларын күрделәр. Уфа фән һәм технологияләр университетында һәм Башкорт аграр университетында катнашучыларга тармакның 1940 еллардан бирле тарихын чагылдырган Русия-Кытай фәнни эшләнмәләрен, уникаль сәнәгать станогын, биомедицина өчен наноструктуралы титан һәм авиадвигательләр музее экспонатларын күрсәттеләр.

БР НОЦ идарәче компаниясе директоры Наталия Латыпова сүзләренчә, проект яшьләр арасында фәнни-тикшеренү инфраструктурасын популярлаштыруга юнәлдерелгән.

"Берлога" җитәкчесе Айгүзәл Әхкәмова билгеләп үткәнчә, экспедиция студентларга тирән мәгънәле уен продуктларын команда белән эшләүдә практик тәҗрибә тупларга мөмкинлек бирә. Чара барышында катнашучылар техник фикернең тарихи эшләнмәләрдән алып заманча инновацияләргә кадәр эволюциясен күзәтә алдылар.

Исегезгә төшерәбез, Русия Президенты йөкләмәсе буенча илдә заманча кампуслар челтәре булдырыла. “Яшьләр һәм балалар” милли проекты ярдәмендә шундый 24 студентлар шәһәрчеге проектлана һәм төзелә.

Уфаның югары уку йортлары арасындагы студентлар кампусында 18 фәнни лаборатория һәм үзәк, “Берлога” милли платформасының Бөтенрусия киберфизик инновацияләр үзәге һәм геном үзәге эшли башлады инде.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас