Мәгариф, мәгърифәт
25 июль 2025, 05:58

“Мин – профессионал” олимпиадасында алтын медаль яулаган

“Русия - мөмкинлекләр иле” президент платформасы проектларының берсе булган “Мин – профессионал” Бөтенрусия Студентлар олимпиадасының VIII сезоны алтын медаль ияләрен бүләкләү тантанасы “Россия” милли үзәгендә узды. Анда Евразия фәнни-мәгариф үзәге вузара кампусы вәкиле катнашты. Бүгенге көндә  УДНТУның  технология факультетын тәмамлаган Софья Фитерман,  сезон нәтиҗәләре буенча “химик технология” юнәлешендә  195 балл җыеп, алтын медаль яулаган.

– Мин өченче тапкыр олимпиадада катнаштым һәм, ниһаять, алтын медаль яуладым! Моңа кадәр ике ел рәттән бронза медаль алдым, шуңа күрә бу җиңү минем өчен аеруча әһәмиятле, – ди медаль иясе. – Мондый кейслар сыгылмалылыкка, аналитикага һәм тулы булмаган мәгълүмат белән эшли белергә – хезмәт базарында чыннан да кирәкле күнекмәләргә – өйрәтә. Белемем һәм бәяләп бетергесез әхлакый ярдәм өчен остазым Николай Рудневка зур рәхмәтемне белдерәм. Безнең Уфадагы вузара кампус лабораторияләренең мөмкинлекләре әзерләнүдә нык ярдәм итте.

Алтын медальне Софьяга Томск политехник университетының химия һәм биомедицина технологияләре Тикшеренү мәктәбе директоры Марина Трусова тапшырды.

“Мин – профессионал” олимпиадасы җитәкчесе Валерия Касамара ассызыклаганча, проект сигез ел рәттән максатчан һәм креатив яшьләргә ярдәм итә, алар үз казанышлары белән Русиянең киләчәгенә йогынты ясый. Бүген бу ярыш кына түгел, ә илнең барлык почмакларыннан талантларны берләштерүче бергәлек. Биредә катнашучылар үз һөнәрләрен табалар, укуларын дәвам итәләр, карьера төзиләр һәм яңа перспективалар ачалар. 

Чыганак: campusufa.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас