

Башкортстанда әһәмиятле вакыйга – Идел буе федераль округының “Зарница 2.0” бөтенрусия хәрби-патриотик уенының округ җыеннары була. Чара РФ Герое Максим Серафимов исемендәге “Патриот” хәрби-патриотик паркы территориясендә узачак.
Җыеннарны “Беренчеләр хәрәкәте” гомумрусия балалар һәм яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәте һәм “ЮНАРМИЯ” бөтенрусия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте оештыра.
Җыеннар кысаларында 8дән 17 яшькә кадәрге 14 командадан 300дән артык катнашучы җыелачак. Республика Идел буе федераль округының барлык төбәкләре өчен үз ишекләрен ачачак. Балалар хәрби хезмәтнең реалистик моделендә катнашачаклар, анда алар тактик, ут һәм туристлык әзерлеге күнекмәләрен үзләштерәчәкләр, шулай ук кырга чыгуларда һәм команда сынауларында катнашачаклар.
Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрен “Росгвардия РБ” командасы тәкъдим итә, алар ярышларның төбәк этабында өлкән яшьтәгеләр категориясендә беренче урынны яуладылар.
Җыеннарның максаты – башлангыч хәрби әзерлек күнекмәләрен формалаштыруга, ватанпәрвәрлек һәм үз дәүләтеңнең варисы булу хисе, шулай ук рухи-әхлакый кыйммәтләр, шул исәптән Ватан, ирек һәм бәйсезлек кыйммәтләрен тәрбияләүгә ярдәм итү.
Җыеннар Идел буе федераль округының гомум белем бирү оешмаларында 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге укучылар өчен каралган. Программада өлкән яшьтәге 14 отряд – “Зарница 2.0” бөтенрусия хәрби-патриотик уенының төбәк этапларында җиңүчеләр катнашачак. Һәр отрядның составы 11-12 кешедән торачак, шул исәптән кимендә 2 кыз һәм 1-2 педагог-остаз.
Чыганак: mgazeta.com