Киберспорт буенча чемпионатта көмеш алганнар

Уфа фән һәм технологияләр университетының студентлар киберспорт командасы,  Сounter-Strike 2 буенча Русия чемпионаты плей-оффының гранд-финалында $6 360  акча эшләп, көмеш  яулады. Төп каршылыкта иң көчле Hesta командасына (Саха Республикасы, Якутия) Башкортстан студентлары бер генә очкога оттырды.

- Быелгы ярыш сезонында безнең егетләр искиткеч нәтиҗәләр күрсәттеләр: Бөтенрусия киберспорт Студентлар лигасының көмеше, киберспорт Милли Студентлар лигасының алтыны. Ә хәзер Русия чемпионатының көмеш медале дә, анда без студентлар белән түгел, ә хезмәт хаклары, җыемнар, тренерлык штаблары булган профессиональ клублар белән ярыштык. Быел безнең төп максат – партнерлар табу һәм үзебез профессиональ клуб булу. Ышанам ки, мондый  чыгыштан соң егетләргә Русия һәм чит ил профессиональ командаларыннан тәкъдимнәр килә башлаячак, әмма безнең хыял - киберспорт талантларының биредә,  республикада үзләрен күрсәтә алу  мөмкинлегенә ирешү. Ә киләчәктә Башкортстанны БДБ илләренең киберспорт җәлеп итү ноктасы итү, – диде Уфа фән һәм технологияләр университетының Спорт программалаштыру, алгоритмик робототехника, киберхәвефсезлек һәм киберспорт (СПАРКС) үзәге директоры Святослав Пегов.

Республикабыз намусы өчен Кирилл Логинов, Айдар Золотухин, Роман Латыйпов, Тимур Кутушев, Антон Дураков көрәште. Егетләр вузара кампусның ИТ-паркында урнашкан Уфа фән һәм технологияләр университетының СПАРКС үзәгендә Роман Кашфуллин җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас