Мәктәпләрдә укытучылар җитешми. Нишләргә?

РФ Мәгариф министрлыгы бу мәсьәләне хәл итү юлын тәкъдим итә.

Русиядә мәктәп директорларына үз белем бирү учреждениеләренә укытучыларны тизрәк табарга мөмкинлек бирәчәк кайнар линия эшли башлый. Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгы үз сайтында хәбәр итте.

"РФ Мәгариф министрлыгы укытучыларны һәм башка педагогик хезмәткәрләрне оператив эзләү максатыннан мәктәп директорлары өчен педагоглар сайлау буенча кайнар линия эшләтеп җибәрде", – диелгән хәбәрдә. Ведомствода кайнар линиягә мәктәптә эш эзләүче укытучылар да мөрәҗәгать итә ала, диелә.

Кайнар линиягә эш көннәрендә мәскәү вакыты белән 09:00 дән 18:00 гә кадәр шалтыратырга мөмкин. Мәгариф министрлыгында шуны да өстиләр: һәр гаризаны мөрәҗәгать иткән көннән алып өч эш көне дәвамында эшкәртәчәкләр. 

Әйе, бу бәла барлык мәктәпләрдә диярлек бар. Кайан да булса  тулысынча хәл ителерме ул?

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас