Светлана Мостафина Уфадагы галимнәр съездын төбәк өчен мактаулы миссия дип атады

Олег Яровиков.Олег Яровиков.
Фото:Олег Яровиков.

Фән һәм югары белем бирү буенча республика дәүләт комитеты рәисе Светлана Мостафина “Башинформ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Уфада яшь галимнәрнең һәм студентларның фәнни җәмгыятьләренең XIII Бөтенрусия съездын үткәрү төбәк өчен мактаулы миссия булуын сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, “Традицияләр тирәнлегеннән – технологияләр югарылыгына” дип аталган масштаблы форум иртәгә, 2 июльдә, “Торатау” конгресс-холлы мәйданчыгында эшли башлаячак һәм 4 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

"Бөтен Русиядән шундый күләмдә кунаклар кабул итү безнең өчен почетлы. Форумның бер миссиясе – ике юнәлештә эшләү: тапшыру һәм күчерү. Һәм бездә күрсәтерлек һәм бүлешерлек нәрсәләр бар. Соңгы елларда Башкортстанда фәнне үстерүдә һәм аңа ярдәм итүдә кардиналь үзгәрешләр күзәтелә. Төбәкнең дүрт югары уку йорты Приоритет-2030 программасына керде. Уфада шәһәр үзәгендә кампус төзелә, ул сокландыра, һәм боларның барысын да кешеләр төзи. Һәм иң мөһиме – яшьләр вәкилләре, грантлар алучылар, безнең докторларыбыз, кандидатлар. Һәм мондый чараларда алар көрәштәшләрен каршы ала. Шул ук вакытта булачак съезд — безнең өчен сынау да ул: үзеңне күрсәтү һәм иң яхшысын үзләштерү. Без үзебездә булган тәҗрибәләр белән уртаклашырга һәм башка төбәкләрдән яңалыклар алырга әзер", – диде Светлана Мостафина.

Съезд ел саен Фән һәм технологияләр унъеллыгы кысаларында Президент кушуы буенча уздырыла. Чараны уздыруның төп максаты – яшь галимнәрне җәмгыять һәм илебез үсешенең мөһим бурычларын хәл итүгә җәлеп итү. Съездда Русиянең 2000гә якын галиме – яшь галимнәрнең федераль, төбәк һәм тармак советлары, студентларның фәнни җәмгыятьләре вәкилләре, яшь галимнәр өчен фән һәм инновацияләр өлкәсендә РФ Президенты премиясе лауреатлары, яшь галимнәр – дәүләт ярдәме чаралары алучылар, яшьләр лабораторияләре җитәкчеләре һәм катнашучылары, фән, технологияләр һәм югары белем өлкәсендә кадрлар белән идарә итү резервын үстерү программасын тәмамлаучылар, шулай ук студентлар һәм бөтен илдән аспирантлар – катнашачак.

Форумның эшлекле программасы 50дән артык чарадан тора.

Съездның җентекле программасы белән чараның рәсми сайтында танышырга мөмкин. 

Чыганак:  bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас