

Очрашуны «Ясалма интеллектның куркынычсызлык мәктәбе» грант проекты кысаларында Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының Башкорт дәүләт медицина университетының Киберүзәге оештырды. Утырыш эшендә БДМУ, Уфа Фән һәм технологияләр университеты УДНТУ, М.Акмулла исемендәге БДПУ, шулай ук профильле ИТ-компанияләр-нейрочелтәрләр уйлап табучылар белгечләре катнашты. Түгәрәк өстәлдә Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән, Сәламәтлек саклау министрлыгы өчен тәкъдимнәр белән меморандум имзаланды. Документның соңгы тексты якын арада басылып чыгачак һәм тиешле ведомстволарга җибәреләчәк.
Медицинада ясалма интеллект рентген сурәтләрен, МРТ һәм башка әйберләр интерпретацияләүдә ярдәм итә, яман шеш авырулары һәм сыну билгеләрен коралсыз күз ирешә алмаслык төгәллек белән ачыкларга сәләтле икән хәтта ки.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: БР Хөкүмәте порталы.