

Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) 2026 елда узачак, аны беркем дә гамәлдән чыгармаячак, дип белдергән Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев.
"БДИны гамәлдән чыгару омтылышлары, мөгаен, алга таба да булыр, әмма алар һәрвакыт хупланмый. Укучылар [2026 елда] чыгарылыш имтиханы булачагына ышана ала", – диде Музаев.
Чиновник бүгенге БДИ моделен башка дәүләтләрдәге чыгарылыш имтиханнары белән чагыштырганда иң объектив һәм эчтәлекле модель дип белдерде.
Рособрнадзор шулай ук олимпиадаларда җиңүчеләр өчен БДИны гамәлдән чыгаруны кирәк дип санамый. Югары дәрәҗәдәге олимпиадаларда җиңүчеләрнең барысы да, кагыйдә буларак, бердәм дәүләт имтиханын 80 баллга тапшыра.
2024 елның җәендә бер төркем депутатлар Дәүләт Думасына БДИны гамәлдән чыгару турындагы закон проектын тәкъдим иткән иде. Парламентның түбәнге палатасы ахырда документны кире какты – ул хөкүмәттә дә, Дәүләт Думасында да хуплау тапмады. Бу мәсьәлә буенча үз позициясен Рособрнадзор да җиткерде – ведомствода бердәм дәүләт имтиханы форматыннан ул камилләшүдән туктаган очракта гына баш тартырга мөмкиннәр, дип белдерделәр.
Чыганак: lenta.ru