Мәгариф, мәгърифәт
17 июнь 2025, 09:38

Путин мәктәпләрдә яңа вазифа булдырырга кушкан

Яңа вазифа илнең барлык дәүләт мәктәпләрендә кертеләчәк.

"Башинформ"."Башинформ".
Фото:"Башинформ".

Русия Президенты Владимир Путин мәктәп белем бирү учреждениеләрендә тәрбия буенча киңәшче вазифасын кертергә кушкан. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.

Яңа вазифа илнең барлык дәүләт мәктәпләрендә кертеләчәк. Путин Хөкүмәткә һәм төбәк хакимиятләренә тиешле йөкләмәләр бирде. Аларны 2025 елның 1 октябренә кадәр башкарырга тиешләр, дип билгеләп үтелә. Аннары бу мәсьәләдә эшнең ничек үтәлүе тур ында түрәләр ел саен хисап тотачак.

Моннан тыш, федераль бюджет проектларын әзерләгәндә 2026 елга, 2027 һәм 2028 елларның план чорына, шулай ук алдагы елларга кирәкле акчалар карарга кирәк.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас