

Уфага бүген Совет мәйданында ачылган III Халыкара “Китап-Байрам” ярминкәсенә янә Олег Рой килде. Ул журналистларга башкалабыз Уфага ниләр алып килүен сөйләде:
–Бу юлы мин СВО турындагы китаплар алып килдем. Теге юлы, исегездә булса, зур сәхнәдән мин – мин һәм Серёжа Лобанов, Оборона министрлыгының Греков исемендәге хәрби рәссамнар студиясе – “Геройлар вакыты” проектын алып киләбез дип вәгъдә иттек. Без яхшы продукт эшләдек, ул искитмәле килеп чыкты. Чөнки Греков исемендәге хәрби рәссамнар студиясе үзләре дә алгы сызыкта булган кешеләр, алар сугышчыларны анда төшергән, ул картиналар бу китапка кергән. Серёжа Лобанов СВОның беренче көннәреннән үк катнаша, мөгаен бүген иң үзәккә үтеп керерә алган лирика Сергейның шигырьләрендәдер. Монда аның 50 шигыре һәм минем повестем, шулай ук СВО темасына минем хикәяләрем урын алган. Без боларның барысын да маур китап итеп ясадык, шуңа без аны китап проекты дип йөртәбез. Монда бик дөрес нәрсәләр тупланган.
Ярминкә кысаларында Олег Рой һәм шагыйрь, лейтенант, СВОда танкларга каршы взвод командиры Сергей Лобанов белән иҗади очрашулар үтәчәк. Китампның презентациясе бүген 16.00 сәгатьтә 1 павильонда узачак.
Чыганак: bashinform.ru