

Бүген Уфабызның Совет мәйданында III Халыкара "Китап-Байрам" ярминкәсе старт алды. Монда нәшриятлар, китап кибетләре, массакүләм мәгълүмат чаралары үз продукцияләрен тәкъдим итә, төрле шәхесләр белән очрашулар үтә, презентацияләр уза. Төркиядән килгән Туна һәм Колумбиядән килгән Андрес БДПУда тәрҗемәчеләргә укыйлар. "Биредә безгә бик ошый, Русиядә Колумбиягә караганда тормыш дәрәҗәсе күпкә яхшырак", - диде Андрес. Төркиядән килгән Туна "Өмет" редакциясе ноктасында туктап, гәзитләргә күз салды, кайсыбер сүзләрне укый алды, төрек теле белән охшаш яклары күп, диде.