Уку елына 35 мәктәп яңартылачак

Шулай ук 2 балалар бакчасы һәм 3 колледжны да яңартырга җыеналар. Ремонт эшләренә контрактлар төзелгән инде. Мәгариф объектларын капиталь ремонтлау дәүләт программасы кысаларындагы эшләрнең гомум бәясе 2,174 млрд сумнан артык тәшкил итәчәк, шуның 1,9 млрд сумы федераль бюджеттан бүлеп биреләчәк.

Узган ел йомгаклары буенча безнең республика Идел буе федераль округында I урынны һәм федераль акчалар җәлеп итү буенча Русия буенча III урынны алды, шулай ук программага ярашлы ремонтланган объектлар саны буенча илдә 2нче урынны алды — 2024 елда алты мәктәп эшләнеп өлгерелде, тагын 25 оешмада ремонт эшләрен төгәллиләр.

Ике ел эчендә модернизация программасы буенча  Башкортостан буенча 140 мәктәпне тәртипкә китерделәр — 2022 елда 63 һәм 2023 елда 77, дип сөйләгән иде  бу хакта  төбәк башлыгы. Гомумән алганда, бу мәктәпләрдә  37,6 мең бала укый. 

Чыганак: education.bashkortostan.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас