

БРның Чиләбе өлкәсендәге Даими вәкиллеге ярдәмендә Пермь краеның Барда районы 8 мәктәбендә Башкорт дәүләт медицина университетының Павлов медицина сыйныфлары формалаштырылачак. Бу хакта килешүгә 20 майда Югары уку йорты делегациясенең Барданың 2 санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенә эш сәфәре вакытында ирешелде.
Мәгариф идарәсе һәм хакимият белән киңәшмә барышында химия, генетика, физика фәннәрен тирәнтен өйрәнүче Павлов (кече) медицина сыйныфлары ачу турында карар кабул ителде.
"Медицина классларнын ачу – мәгариф өлкәсендә төбәкара хезмәттәшлекне үстерүдә яңа адым. Балалар профильле фәннәрне тирәнтен өйрәнеп кенә калмый, алар Уфага экскурсиягә дә киләчәк. Балалар Уфаның истәлекле урыннарына, вузара кампуска барачаклар, университетның үзендә булачаклар", — дип билгеләп үтте БРның Чиләбе өлкәсендәге вәкиле Әлфир Баимов.