6нчы һәм 7нче сыйныфларга бу предметны укытмаячаклар

Бала-чага сөенер инде. 

Алтынчы һәм җиденче сыйныфларның мәктәп расписаниесеннән  2025 елның 1 сентябреннән  җәмгыять белемен алып ташларга дигән карар кабул иткәннәр. Хәзер мәктәп программасында бу предметны 8нчедән алып 11 сыйныфка кадәр өйрәнү каралган.

“2025 елның 1 сентябреннән җәмгыять белеме 8-11 сыйныфларда өйрәнеләчәк, ә 2026 елның 1 сентябреннән җәмгыять белемен 9-11 сыйныфларда укытачаклар”, – дип белдерәләр бу хакта министрлыкта.  Җәмгыять белеме дисциплинасы буенча яңа программаларга күчүне акрынлап ике ел дәвамында үткәрергә ниятлиләр.

Уку планы сыгылмалы булырга һәм заман таләпләренә җавап бирергә тиеш, дип билгели баланың үсеш, сәламәтлек һәм адаптация институты директоры Елена Приступа. Бу гомум белем бирү системасының тиз үсеше өчен генә түгел, ә сыйфатлы үсеше өчен дә кирәк. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас