Вузлардагы коммерция бүлекләре эшен үзгәртергә телиләр

Студентларга нәрсә көтәргә?

Вузлардагы коммерция бүлекләре эшен үзгәртергә телиләрВузлардагы коммерция бүлекләре эшен үзгәртергә телиләр
Вузлардагы коммерция бүлекләре эшен үзгәртергә телиләр

Дәүләт Думасы беренче укылышта вузларга түләүле кабул итү күләмен дәүләт дәрәҗәсендә җайга салу буенча закон проектын кабул итте.

Моңа кадәр хөкүмәтнең дә, мәгариф  һәм фән  министрлыгының да вузлардагы коммерция урыннары санын җайга салу вәкаләтләре юк иде. Нәтиҗәдә  хезмәт базары һәм икътисад ягыннан сорау булмаган белгечлекләр буенча чамадан тыш түләүле кабул итү күзәтелгән. Бу хакта  фән һәм мәгариф буенча Совет утырышында дәүләт башлыгы да сөйләгән иде.

Закон проекты Валентина Матвиенко һәм Вячеслав Володин җитәкчелегендәге сенаторлар һәм депутатлар тарафыннан кертелде. Үзгәрешләр квалификацияле кадрлар кытлыгы проблемасын хәл итүгә юнәлдерелгән.

“Без икенче укылышка төзәтмәләр әзерләдек, алар РФ Хөкүмәте кисәтүләрен исәпкә ала", — диде Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова.

Закон кабул ителгән очракта ул 2026 елның 1 сентябреннән үз көченә керәчәк. Үзгәрешләр 2025 елның керү кампаниясенә кагылмаячак, диелә. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас