Миллионер студент үзара ярдәм социаль челтәре булдыра

Миллионер студент үзара ярдәм социаль челтәре булдыраМиллионер студент үзара ярдәм социаль челтәре булдыра
Миллионер студент үзара ярдәм социаль челтәре булдыра

“Студентлар стартапы” конкурсының миллион сумлык  грант иясе, Уфа университетының дүртенче курс студенты Булат Әюпов “Соцсеть взаимопомощи с ИИ-рекомендательной системой” булдыра. Аңа вузара студентлар кампусында урнашкан Уфа фән һәм техника университетының “Фән һәм инновацияләр” проект офисы ярдәм итә.

Проектның асылы шунда ки, кеше үзенә кирәкле ярдәм күрсәтеп сорау төзи (сораулар спектры бик тә киң: киңәш яки экспертизадан алып ниндидер әйбер алганчыга кадәр). Алга таба интеллектуаль тәкъдим итү системасы бу сорауны әлеге проблеманы хәл итә ала торган дусларының профильләре белән чагыштыра һәм мөмкин булган кандидатлар исемлеген төзи, анда уңыш ихтималы һәм төп туры килүләр күрсәтелгән. Аны өйрәнгәннән соң, гариза авторы кемгә сорау җибәрергә икәнен сайлый: белдерүне сайлап алынган кандидатлар гына алачак һәм аңа җавап бирә алачак.

Бу хакта тулырак сылтама аша укый аласыз. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас