Мәгариф, мәгърифәт
28 февраль 2025, 08:28

Вузара кампуста БДМУ үз лабораторияләренең цифрлы трансформациясен киңәйтә

Вузара студентлар кампусы, Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының Башкорт дәүләт медицина университеты студентлары һәм ординаторлары “Цифрлы кафедра” проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә мәгълүмати технологияләр өлкәсендә яңа компетенцияләр алалар. Өстәмә it-белгечлек буенча түләүсез һөнәри әзерлек узгач, алар сәламәтлек саклау өлкәсендә дәвалау һәм диагностика җиһазлары өчен яңа кушымталар, сервислар һәм программа продуктларын мөстәкыйль һәм экспертлар тарафыннан эшли алачак.

БДМУның “Цифрлы кафедрасы" университетның барлык фәнни лабораторияләре эшендә тәкъдим ителгән дүрт юнәлешне гамәлгә ашыра.

Мәсәлән, вузара студентлар кампусының кеше микробиомы лабораториясендә тулы геномлы секвенирование нәтиҗәсендә алынган мәгълүматларны интерпретацияләү өчен биоинформатик методлар кулланалар.

Кампусның аддитив технологияләр лабораториясендә галимнәр, цифрлы инструментлар кулланып, персонализацияләнгән медицина эшләнмәләрен әзерләүнең перспектив материалларын һәм технологияләрен булдыралар. Аерым алганда, бот сөякләрен модельләштерү өстендә эшлиләр, анатомик үзенчәлекләрен исәпкә алып, конкрет кешенең тез яки бот протезына йөкләнеш ничек булачагын исәпләп.

БДМУның математик модельләштерү лабораториясе эше тулысынча персональләштерелгән медицинаны үстерү өчен заманча цифрлы технологияләрне куллануга корылган. Тикшеренүчеләр һәм инженерлар тере тукымалар, органнар һәм биологик процесслар модельләрен төзү өчен модельләштерүнең инженерлык пакетларын, машина белән өйрәтү методларын һәм математик физика аппаратын кулланалар.

Кече таргет молекулаларын эзләү лабораториясе молекуляр докингны исәпләү өчен цифрлы технологияләрдән файдалана. Метод даруларны ачуда һәм эшкәртүдә әһәмиятле роль уйный, яңа дарулар роленә потенциаль кандидатларны идентификацияләргә ярдәм итә. Хәзерге цифрлы инструментлар ярдәмендә галимнәр дару препаратларының тәэсир итү механизмнарын молекуляр дәрәҗәдә өйрәнәләр, бу исә, теләгән аффинлыкка (туганлыкка) һәм үзенчәлеккә ирешү өчен, аларның структурасын оптимальләштерергә ярдәм итә.

Вузара студентлар кампусының молекуляр гибридлар лабораториясе галимнәре тикшеренүләрнең дисциплинаара өлкәсендә – биомолекуляр инженериядә эш төзеделәр. Монда медицинада, биологиядә һәм химиядә гамәли куллану өчен биомолекулалар дизайны, эшләнмәсе, ясалышы, синтезы керә.

Яңа цифрлы технологияләр куллану БДМУның Фундаменталь медицина институтының һәр лабораториясендә дә актив гамәлгә ашырыла. Әйтик, морфология лабораториясендә галимнәр фундаменталь тикшеренүләр вакытын кыскартырга мөмкинлек бирә торган цифрлы морфометрия методын куллана. Яңа алым онкоморфологик диагностика үсешендә яңа перспективалар ача.

БДМУның урология һәм клиник онкология институты лабораторияләрендә секвенирование мәгълүматларын анализлауның биоинформатик ысуллары кулланыла, алар күзәнәкләрнең катлаулы тукымаларда ничек эшләве һәм үзара тәэсир итешүе турында җентекле күзаллау алырга, шулай ук авыруларның биомаркерларын һәм механизмнарын ачыкларга, күзәнәк процессларының динамикасын күзәтергә мөмкинлек бирә.

Цифрлы кафедраның 3 ел эшләү дәверендә Башкорт дәүләт медицина университетының 2,5 мең студенты һәм ординаторы яңадан белем алды. Хәзер программаларны 2 меңнән артык кеше үзләштерә. 

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас