Мәгариф, мәгърифәт
19 февраль 2025, 07:21

Яшьләргә вакыт кадерен белергә киңәш иттеләр

Бүген Евразия мәгариф үзәгенең вузара студентлар кампусында “Киләчәк командасы”  төбәк авыл яшьләре форумы старт алды. Башкорт дәүләт аграр университетының агросәнәгать комплексы өлкәсендә бизнесны үстерү белән кызыксынган студентлары, авыл хуҗалыгы көллиятләре укучылары, агропредприятиеләр хезмәткәрләре, шулай ук фермерлар “Кайнау ноктасы” залында бергә җыелдылар. Панель дискуссия авыл хуҗалыгында яшьләр һәм аның үсеш перспективаларына багышланган иде.

Очрашуда БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов катнашты.

– Сез яшь, һәм сездә әле иң кыйммәтле һәм яңартылмый торган ресурс – вакыт – күп, – диде ул дискуссиядә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. - Тормышта, һөнәрдә үзеңне табу өчен мондый мөмкинлекләрне максималь файдаланырга кирәк. Ә моның өчен компетенцияләр булырга тиеш. Сезнең бүген төрле юнәлешләрдә компетенцияләр туплау өчен буш вакытыгыз җитәрлек. Һәрвакыт эзләүдә булырга һәм эш яки һөнәри эшчәнлек кызыклы булсын өчен эшләргә кирәк. Иртән эшкә рәхәтләнеп килергә һәм шулай ук рәхәтләнеп өйгә кайтырга кирәк. Ул чагында сезнең үзегез өчен дә, дәүләт өчен дә кирәкле нәтиҗә булачак.

Мисал итеп Илшат Фазрахманов үзенең ничек  аграр ведомство җитәкчесе булуы турында сөйләде. Аграр университетта  ул параллель рәвештә ике факультетны тәмамлаган, авыл хуҗалыгы предприятиесендә җитәкче булып эшләгән, МБАда укыган.

“Россельхозбанк” акционерлык җәмгыятенең Башкортстан филиалы директоры Алексей Самсонов студентларга “СВОЕ” цифрлы экосистемасы турында сөйләде. Система алты платформаны үз эченә ала, спикер “Мин АГРОда” мәйданчыгына җентекләп тукталды, анда укучылар, уку йортлары һәм эш бирүчеләр арасында коммуникацияләр төзелә, монда эш табарга, квалификацияне күтәрергә һәм үзеңне тормышка ашырырга мөмкин.

Төбәкнең аграрийлар өчен төп югары уку йорты – Башкорт дәүләт аграр университеты турында тәрбия эше һәм яшьләр сәясәте буенча проректор Рузил Ягъфәров сөйләде.

Бүген барлык төп белемнәрне алырга мөмкин, әмма иң мөһиме – операцион эшчәнлекне стратегия белән яраштыра белү, дип билгеләп үтте “Таврос” компанияләр төркеменең генераль директорының персонал буенча урынбасары Ләлә Дәүләтбаева. Эшләргә теләк һәм лидерлык позициясе һәрвакыт эштә уңышка ирешергә мөмкинлек бирәчәк, дип ассызыклады ул.

Шунысы игътибарга лаек, спикерлар киләчәктә үз урыннарында кемне күрергә теләүләре турында сөйләделәр. Әлбәттә, җаваплар төрле иде. Бер өлеше аны җәмгыятьтә һәрьяклап үскән һәм даими үсешкә омтылучы һичшиксез лидер итеп күрсә, ә икенчесе үз эшенең дәвамын  туган якның балаларында һәм патриотларында күрә. “Киләчәк командасы”на керергә мөмкин студентлар белән очрашу максималь нәтиҗәле узды. Панель сессиясендә барлыгы 180ләп кеше катнашты.

Белешмә:

“Киләчәк командасы” төбәк авыл яшьләре форумы – БР Авыл яшьләре вәкилләре өчен үз-үзеңне тормышка ашыру коралларына өйрәтү юлы белән авыл территорияләрен үстерүгә юнәлдерелгән ике көнлек белем бирү программасы.

19 февральдә форум аграр вуз мәйданчыгында узачак.

Исегезгә төшерәбез, илдә агымдагы елдан “Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү” милли проектының “АПКда кадрлар” федераль проекты гамәлгә ашырыла. Аның төп максаты – тармакны белгечләр белән 2030 елга кимендә 95 процентка тәэмин итү. 

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас