Барлык яңалыклар

Уфадагы Вузара кампусның даирәсе киң

Уфаның вузара кампусында Фән һәм технологияләр университетында галимнәренең һәм индустриаль партнерның уртак лабораториясе ачылды.

Уфадагы Вузара кампусның даирәсе киң
Уфадагы Вузара кампусның даирәсе киң

«Полигон» фәнни-җитештерү предприятиесе Уфа фән һәм технологияләр университеты белән берлектә инновацион радиоэлектроника һәм оптоинформатика лабораториясен булдырды.

Яңа мәйданчык заманча югары технологияле челтәр җиһазлары белән җиһазландырылган. Биредә оптик элемтә җайланмасы һәм оптик мәгълүматны эшкәртү, видеокүзәтү системаларын булдыру һәм камилләштерү, шулай ук антенна җайланмаларын һәм чыбыксыз элемтә СВЧ-тракты элементларын, сурәт эшкәртүнең интеллектуаль алгоритмнарын эшләү һәм оптимальләштерү өлкәсендәге тикшеренүләр белән шөгыльләнәчәкләр.

- Лаборатория телекоммуникация системалары кафедрасы хезмәткәрләренең тупланган фәнни-тикшеренү эшен гомумиләштерергә һәм аны инфокоммуникация технологияләре кебек технологик суверенитет өчен мөһим юнәлештә әзер продуктларны базарга чыгару буенча индустриаль партнер тәҗрибәсе белән берләштерергә тиеш, – дип хәбәр итте лаборатория җитәкчесе, телекоммуникация системалары кафедрасы доценты Григорий Воронков.

Лаборатория белгечләре - университетның инде үзләрен тикшеренүчеләр буларак таныткан һәм фәнни эшләрне дә, шулай ук индустриаль партнерлар заказлары буенча проектларны да башкару тәҗрибәсе булган аспирантлары.

- Безнең сәнәгать предприятиесе үзенең үсешен фән белән тыгыз элемтәдән башка күз алдына китерә алмый. Уртак лабораторияне оештыру  хезмәттәшлекне ныгытачак һәм фән белән җитештерүне тагын да тыгызрак бәйләргә мөмкинлек бирәчәк, – дип шәрехләде «Полигон» фәнни-җитештерү предприятиесе АҖ Директорлар советы рәисе Илья Якупов. - Без практик тәҗрибәбез белән уртаклашырга, лабораторияне кирәкле җиһазлар белән тәэмин итәргә әзер.

Әйтергә кирәк, «Полигон» белән вуз арасында хезмәттәшлек күп еллар дәвамында алып барыла. Кафедраны тәмамлаучыларның күбесе предприятие хезмәткәрләре булып эшли.

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: БР Хөкүмәте порталы.

Уфадагы Вузара кампусның даирәсе киң
Уфадагы Вузара кампусның даирәсе киң
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: