Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
26 октябрь , 18:02

Эшлекле очрашу яңа мөмкинлекләр ача

Каракалпакстанның югары белем, фән һәм инновацияләр министры Батырбәк Каипбергенов белән очрашу узды.

Эшлекле очрашу яңа мөмкинлекләр ача
Эшлекле очрашу яңа мөмкинлекләр ача

26 октябрьдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Үзбәкстанның Каракалпакстан Республикасы Югары белем, фән һәм инновацияләр министры Батырбәк Каипбергенов белән очрашты. Көн тәртибендә — мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре, шулай ук Үзбәкстанда Евразиянең НОЦ вәкиллеген ачу соаулары күтәрелде.

- Без Үзбәкстанның үсеп килүче икътисадының төп тармаклары өчен белгечләр әзерләү өлкәсендә хезмәттәшлек тәкъдим итәбез. Безгә бу кызык, безнең моның өчен бөтен ресурсларыбыз бар, — дип ассызыклады Радий Фәрит улы. – Бүгенге көндә Башкортстан югары уку йортларында белем алучы 11 меңгә якын чит ил студентының һәр унынчысы Үзбәкстаннан. Ә Башкорт дәүләт педагогика университеты базасында бер ел элек Үзбәк теле үзәге ачылды.

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: БР Башлыгы порталы.

Эшлекле очрашу яңа мөмкинлекләр ача
Эшлекле очрашу яңа мөмкинлекләр ача
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: