Конференция 7 октябрьдә уза. Чараны оештыручылар — Башкортстан Республикасы Хөкүмәте, Социаль-консерватив сәясәт үзәге (ЦСКП), Уфа фән һәм технологияләр университеты (УУНиТ), ЮНЕСКО эшләре буенча Башкортстан Республикасы комитеты. Чараның партнерлары булып үз-үзеңне җайга салуны үстерү буенча Иҗтимагый совет, шулай ук «GR Group»халыкара консалтинг агентлыгы тора. Вакыйганың мәгълүмати партнеры — Русиянең мәгълүмат агентлыгы ТАСС.
— Хәзерге Русия Владимир Владимирович Путин вакытында дөньяда элеккеге дәрәҗәсен һәм абруен кайтарды. Яңа союздашлар һәм партнерлар ала. Хәрби һәм икътисади куәтне арттыра. Яңадан Бөек державага әверелә, гаделлекне һәм күпполяр тынычлыкны нык яклый, — дип ассызыклады төбәк Башлыгы Радий Хәбиров. — Башкортстан илнең тулаем эчке продуктының яртысыннан күбрәген формалаштыручы алдынгы ун төбәгенә керә. Алга киткән сәнәгать, бай табигать ресурслары, җитди финанс кертемнәре икътисадыбызны ныгытуга, социаль программаларны уңышлы гамәлгә ашыруга ярдәм итә. Башкортстан — инвестицияләр активлыгы, сәнәгать сәясәте нәтиҗәлелеге буенча илдә иң яхшылар рәтендә. Без дөньяның йөздән артык иле белән сәүдә мөнәсәбәтләрен алып барабыз.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: БР Хөкүмәте.