Әхмәтзәки Янбердин һәм аның тормыш иптәше Бәйрәмбикә Миңнегулованы фоторәсемдә күрәсез, иптәшләр. Әхмәтзәки Юмагулла улы — Бөек Ватан сугышы ветераны, озак еллар Бүздәкнең Канлы-Төркәй авылында, Бөрҗән, Стәрлебаш районнарында, Чакмагышның Яңа Каръяуды җирлегендә тарих һәм география фәннәрен укыткан, мәктәп директоры һәм актив җәмәгать эшлеклесе булып танылган. Заманында ел саен укытучыларның август киңәшмәсендә эшлекле докладлар белән мөһим темаларны күтәреп чыгышлар ясаган. Бәйрәмбикә дә абруйлы мөгаллимә булган, тик каты авырудан яшьли вафат.
Янбердиннарның дәвамчылары — күпсанлы туганнары, кызлары һәм оныклары — дәрәҗәле укытучылар, фән докторлары. Аларның эшләрен лаеклы итеп дәвам итәләр.