Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
10 сентябрь 2024, 14:31

“Үсеш ноктасы” белән үсә балалар

Балаларга белем алу һәм сәләтләрен үстерү өчен мөмкинлекләр тигез булырга тиеш. 

Баймак районы мәгариф бүлеге.
Баймак районы мәгариф бүлеге.

Балаларга белем алу һәм сәләтләрен үстерү өчен мөмкинлекләр тигез булырга тиеш, дибез. Әмма, ни кызганыч, бик озак еллар буена авыл белән шәһәр мәктәпләре арасында аерма яшәп килде.

“Үсеш ноктасы” проекты әлеге проблеманы хәл итте. Чөнки авыл мәктәпләрендә ачылган “Үсеш ноктасы” белем үзәкләре замана таләпләренә тулысынча җавап бирә. Яңа корылмалар, ремонтланган уку кабинетлары авыл җирендә һәм кече шәһәрләрдә яшәүче укучыларга заманча технологияләр белән эшләргә өйрәнү мөмкинлеге бирә, аларның иҗади сәләтен үстерүгә ярдәм итә. Балалар IT-технологияләр, 3D модельләштерү юнәлешләре буенча дәресләр ала, квадрокоптерлар белән эшләргә, проект эшчәнлеге белән шөгыльләнергә өйрәнә. Кыскача әйткәндә, “Үсеш ноктасы” үзәкләренә йөргән балалар заман таләпләренә туры килгән сыйфатлы белем алалар, табигый-фәнни юнәлештә үзләренең сәләтләрен ачалар, шулай ук физика, химия, биология буенча уку-укыту материалын практик яктан тирәнтен үзләштерәләр. Бигрәк тә робот техникасы фәне, IT-технологияләр авыл балаларында зур кызыксыну уята, диләр укытучылар.

Башкортстанда “Үсеш ноктасы” үзәкләренең саны елдан-ел арта. “Мәгариф – безнең өчен аерым хәстәрлек тармагы. Безнең балаларыбызга һәр мәктәптә – төпкел авылдагысында да, шәһәрнең яңа районындагысында да – сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү өчен барлык шартлар тудырылуы мөһим”, – дигән иде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт Җыелышы – Корылтайга Юлламасында. Әлеге яңа уку елы башына авыл һәм кече шәһәр мәктәпләрендә табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге 73 белем бирү үзәге булдырылды. 2 сентябрьдән бүгенге көнгә кадәр 43 муниципалитетта “Үсеш ноктасы” ачылды. Бу тантаналарда балалар белән бергә аларның әти-әниләре дә корылмалар һәм эшләү өчен булдырылган шартлар белән таныша алды.

Баймак районында да яңа уку елы башында дүрт “Үсеш ноктасы” үз ишекләрен ачкан.

– 2 сентябрьдә Күсәй, Иске Сибай, Кәрешкә һәм Сәйгафәр авыллары мәктәпләрендә “Үсеш нокталары” үзәкләрен ачтык. Барысына да заманча яңа корылмалар сатып алынды, бүлмәләр тиешенчә җиһазландырылы, – диде район хакимияте мәгариф бүлегенең баш белгече Ишбулды Зәйнулла улы Сираҗетдинов.

Районда 2019-2023нче елларда мондый үзәкләр 23 мәктәп базасында оештырылган.

– “Үсеш нокталары” – бик кирәкле проект. Аның ярдәмендә районыбыз балаларына физика, химия, биология кебек фәннәр буенча заманча югары технологияле җиһазларда эшләү өчен уникаль мөмкинлек булдырылы. Малайлар бигрәк тә робот техникасы белән кызыксына. Өстәмә дәресләрдә күпләр робот конструкцияләрен төзергә, программалаштыру белән шөгыльләнергә тели, – дип бәян итте Ишбулды Зәйнулла улы. Аның әйтүенчә, мәсәлән, Куянтау авылы укучылары программа яздырганнар һәм дәресләрнең озынлыгын контрольдә тоту, расписаниегә карап, дәрескә һәм тәнәфескә кыңгырау бирү проектын тормышка ашырганнар.

– Санлы лабораторияләр ярдәмендә балалар биология, химия, физика буенча төрле тәҗрибәләр үткәрәләр. Практик тикшеренүләр алып баралар.  Әйтик, Баймак шәһәренең 5нче санлы мәктәбендә укучылар туфракка анализ ясыйлар һәм, алынган нәтиҗәләрне исәпкә алып, ашламалар кертүне исәплиләр, – диде әңгәмәдәшем.

Район мәктәпләрендә “Үсеш нокталары” булдырыла башлагач, Бердәм дәүләт имтиханы буенча биология, химия, физика фәннәрен сайлаучы укучылар арткан, шулай ук олимпиадаларда катнашучылар да күбәйгән. Бигрәк тә шәһәрнең 4нче санлы лицеенда укучылар физика һәм робот техникасы буенча муниципаль һәм төбәк бәйгеләрендә актив катнаша.

– Укытучыларыбыз курсларда укып, белемнәрен камилләштереп торалар. Гомумән, “Үсеш нокталары” бүгенге заман өчен аеруча кирәкле. Ул авыл балаларына да заманча белем алырга һәм сәләтләрен үстерергә мөмкинлекләр бирә, – дип сүзен йомгаклады Ишбулды Сираҗетдинов.

Әйткәндәй, 2019-2024нче елларда республикада 738 белем бирү үзәге оештырылды. Бу – авыл һәм кече шәһәрләрдә урнашкан мәктәпләрнең гомум санының 83,2 проценты дигән сүз.

Баймак районы мәгариф бүлеге.
Баймак районы мәгариф бүлеге.
Баймак районы мәгариф бүлеге.
Баймак районы мәгариф бүлеге.
Баймак районы мәгариф бүлеге.
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: