Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
17 август , 15:52

Республика мәктәпләре 17 автобуска ия булды

Стәрлетамакта Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе башланыр алдыннан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров мәгариф учреждениеләре директорларына 17 яңа автобус ачкычын тапшырды.

Республика мәктәпләре 17 автобуска ия булды
Республика мәктәпләре 17 автобуска ия булды

— 1 сентябрь алдыннан без мәктәп автобусларын тапшырырга шатбыз. Республиканың 52 меңнән артык баласының уку көне мәктәп автобусыннан башлана. Һәм иң мөһиме, юлларда иминлек булсын. Ә куркынычсызлык — ул яңа, яхшы автобуслар һәм профессиональ йөртүчеләр. Шуңа күрә бүген мин матур хисләр белән яңа техникадан ачкычлар тапшырам. Имин йөрүегезне телим, мәктәп шофёры эше бик җаваплы бит, —  дип ассызыклады Радий Хәбиров. — Хөрмәтле мәктәп директорларын якынлашып килүче Белем көне белән котлыйм! Сезгә һәм сезнең коллективларга сәламәтлек, уңышлар, иминлек телим. Сез, мөгаен, укучыларыгызны сагынгансыздыр инде. Эшкә керешәбез.

Яңа автобуслар Әбҗәлил, Аскын, Авыргазы, Балтач, Дәүләкән, Дуван, Ярмәкәй, Мәчетле, Миякә, Тәтешле, Уфа, Яңавыл районнары, Күмертау, Сибай һәм Уфа шәһәрләре мәктәпләренә тапшырылды. Башкортстанда укучыларны уку урынына барлыгы 1 523 автобус китерә. Алар 2 638 торак пункттан 52 206 баланы йөртәләр.

Фото: БР Башлыгы порталы.

Республика мәктәпләре 17 автобуска ия булды
Республика мәктәпләре 17 автобуска ия булды
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: