Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
17 август , 13:19

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Стәрлетамактагы 1нче гимназиянең яңартылган корпусында булды

Элегрәк анда «Каенлык» исемле санаторий-профилакторий булган. Бинаны быел гына реконструкцияләгәннәр.  

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Стәрлетамактагы 1нче гимназиянең яңартылган корпусында булды
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Стәрлетамактагы 1нче гимназиянең яңартылган корпусында булды

Биредә 750 укучы һәм балалар бакчасында тәрбияләнүче 120 бала белем алачак. Мәктәп үз ишекләрен 2 сентябрьдә ача.

Гомуми мәйданы 14 мең кв. метрдан артык булган корпус сигез блоктан тора – 4 катлы уку биналары һәм ике спорт бинасы, ашханә, актлар залы һәм мәктәпкәчә учреждение. Барлык кабинетлар да интернетка тоташтырылган. Спорт блокларыннан тыш барлык блокларны җылы күчү-галерея белән тоташтырганнар.

Төбәк җитәкчесе Радий Фәрит улы Стәрлетамак гимназиясе корпусын реконструкцияләү проектының бәясе 1 млрд сумнан артык булуын билгеләп үтте. Төбәк башлыгы сүзләренчә, бу сумманың 50 проценты федераль бюджеттан алынган.

— Нәрсәнедер үзгәртеп кору һәрвакыт нульдән төзүгә караганда катлаулырак. Өстәвенә, бу бина элек санаторий-профилакторийныкы булган, шуңа күрә ул башта ук уку процессына яраклаштырылмаган, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. — Әмма без бу проектны тормышка ашыра, биредә заманча мәктәп булдыра алдык, ул бик яхшы һәм уңайлы килеп чыкты. Әти-әниләр һәм укытучылар белән аралашкач, аларның яңа корпустан канәгать булуларын белдем. Безнең уку йортлары нәкъ шундый булырга тиеш.

Фото: БР Башлыгы порталы

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Стәрлетамактагы 1нче гимназиянең яңартылган корпусында булды
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Стәрлетамактагы 1нче гимназиянең яңартылган корпусында булды
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: