Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
12 август , 18:13

Мәктәп рюкзагының авырлыгы күпме булырга тиеш?

Сездә дә балалар "үзеннән дә зуррак" букча асып йөриме?

Автор фотосы.
Автор фотосы.

Тиздән яңа уку елы башлана. Һәм кечкенә малайлар, кызлар, үзләреннән дә зуррак рюкзакларын күтәреп, белем иленә юл алачак.

 Чынлап та, хәзерге заманда башлангыч сыйныф укучыларының да китаплары бик күп. Шуңа кайсыбер чакта рюкзаклары бик авырга әйләнә. Бу уңайдан Роспотребнадзорның Башкортстан буенча идарәсенең Балалар һәм яшүсмерләр гигиенасы буенча күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Венера Саттарова мәктәп укучылары өчен рюкзакларның максималь рөхсәт ителгән авырлыгы бар, ди.

Аның аңлатуынча, 1-2 сыйныфларда рюкзак авырлыгы 1,5 килограммнан артмаска тиеш. 3-4 сыйныфларда – 2 килограммнан, 5-6 сыйныфларда – 2,5 килограммнан, 7-8 сыйныфларда – 3,5 килограммнан, ә өлкән сыйныфларда  4 килограммнан авыррак булмаска тиеш.

Мәктәп букчасының киң лямкалы, тоткасы һәм асылмалы элмәге булганнарын сайларга кирәк, ди эксперт.

“Рюкзак тукымасы чыдам, дымны читкә этәрә торган һәм яктылыкны кире кайтаручы элементлар белән булырга тиеш”, – дип билгеләде Венера Саттарова.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: