Барлык яңалыклар

Мәктәп укучылары вузара кампус хакында ниләр белә?

Уфаның Мостай Кәрим исемендәге 158нче гимназиясе укучылары вузара кампусның нәрсә икәнен яхшы беләләр һәм анда программистлар, укытучыларга укырга хыялланалар, ләбаса. Алар янында Балаларны яклау көнендә Уфа фән һәм технологияләр университеты командасы булып кайткан.  

Мәктәп укучылары вузара кампус хакында ниләр белә?
Мәктәп укучылары вузара кампус хакында ниләр белә?

Икенче сыйныф укучыларыннан «Кампусның нәрсә икәнен беләсезме?» дип сорагач, уйлап та тормыйча, бу студентлар яши һәм укый торган зур шәһәр, дип җавап биргәннәр. Кече сыйныф укучылары аңлатуынча, югары уку йорты — ул шулай ук өлкәннәр яраткан профессиягә укый торган мәктәп. Булачак белгечлекне сайлау турындагы сөйләшүдә дә укучылар югалып калмаган. Программист, архитектор һәм укытучы буласы килүләре хакында әйткәннәр.

Искәртеп үтик: Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең вузара студентлар кампусын төзү РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча һәм Русия Мәгариф һәм фән министрлыгының «Фән һәм университетлар» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында алып барыла. Проект буенча Уфа кампусы 4,3 мең кешегә исәпләнгән торак урыны, укыту-фәнни комплексы, лабораторияләр, эшлекле зоналар, кибетләр, уңайлы шәһәр мохитенең башка объектлары булган студентлар өчен киңлекләрне берләштерәчәк. Кампусның шулай ук Уфа халкы һәм кунаклары өчен дә яңа мөмкинлекләр ачуы көтелә.

Фото: Правительство РБ

Автор: Юлай Низаев

Мәктәп укучылары вузара кампус хакында ниләр белә?
Мәктәп укучылары вузара кампус хакында ниләр белә?
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: