Барлык яңалыклар

Имтиханнар башланды

Имтиханнар буенча быел берничә үзгәреш бар.

m24.ru
m24.ru

Бүген, 23 майда, бердәм дәүләт имтиханының төп чоры башланды. 11нче сыйныфны тәмамлаучылар химия, әдәбият һәм география буенча сынау тота.

Имтиханнарга килгәндә, быел берничә үзгәреш бар. Исегездәдер, ил президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка Юлламасы вакытында унберенче сыйныф укучыларына “икенче мөмкинлек” биреп, Бердәм дәүләт имтиханнарының берсен яңадан тапшырырга рөхсәт итәргә кирәк, диде.

Иске кагыйдәләр буенча, БДИ узган елда ике мәҗбүри фән – рус теле һәм математика буенча гына яңадан тапшырырга рөхсәт ителә иде, чөнки әлеге фәннәрдән сынау тотамый торып, чыгарылыш укучысы аттестат ала алмый. Ә өстәмә фәннәр, мәсәлән, чит тел, информатика, физика, химия һәм башкалар буенча имтиханны укучылар киләсе елга гына яңадан тапшыра алды.

Быел исә укучылар үзләре сайлап алган өстәмә фәннәрнең берсе буенча имтиханны кабат яза алачак. Ул очракта яңадан язылачак фән буенча имтихан нәтиҗәләре юкка чыгарыла. Беренче билге икенчесеннән яхшырак булса да, соңгысы гына исәпләнәчәк. Беренче имтихан нәтиҗәләрен саклап калып булмаячак.

Чит телләр буенча имтихан язма һәм телдән үтә. Әлеге фәнне яңадан тапшырырга теләүчеләргә ике өлешне дә кабаттан бирергә туры килә. Хәтта укучы бер өлеше өчен бәя белән риза булган очракта да, тулысынча тапшыру карала.  

Өстәмә предметны яңадан тапшыру өчен гаризалар 2024 елның 26 июненнән 1 июленә кадәр “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша кабул ителә. Моны мөмкин кадәр тизрәк эшләргә кирәк, диләр.

Әгәр дә укучы төп этап вакытында математика яки рус теле буенча мәҗбүри имтиханны тапшыра алмаса, яңадан тапшыру автомат рәвештә билгеләнә. Гадәттә, укытучылар кабат имтихан датасы турында хәбәр итәләр һәм процессны контрольдә тоталар. Әгәр дә бу юлы да имтихан уңышсыз булса, өченче мөмкинлек көзен үткәрелә: 4 сентябрь – рус теленнән һәм 9 сентябрьдә математикадан тагын бер тапкыр сынау тотарга була.

Имтиханнар тапшырып беткәч, югары уку йортларына “бәхет сынау” чоры башлана. Вузлар абитуриентлардан документларны 20 июньнән дә соңга калмый кабул итә башлый. Якынча бер ай дәвамында кабул итәләр.

27 июльдә уку йортлары бюджет формасына документлар тапшырган абитуриентларның йомгаклау конкурс исемлекләрен бастырырга тиеш. Түләүле нигездә укыячак абитуриентлар исемлеге соңрак бастырыла.

Әйтергә кирәк, БДИ кертелгәннән бирле аның тирәсендә бәхәсләр тынганы юк. Яңадан үзебезнең традицион имтиханнарга кайтырга кирәк дигән фикерләр дә еш яңгырый. Ә ЛДПР партиясе депутатлары чыгарылыш сыйныф укучыларының сайлау мөмкинлеге булырга тиеш: кем тели – БДИ тапшырсын, кем тели традицион имтиханнарга әзерләнсен, диләр.

Рособрнадзорда исә БДИны гамәлдән чыгару өчен сәбәпләр күрмиләр. Ә Мәгариф министрлыгыннан, соңгы вакытта БДИны камилләштерү өчен күп эш башкарылды, дип аңлаталар. “Бүген БДИ биремнәрендә бирелгән җаваплардан дөресен сайлау төрендәге “фараз итү тестлары” юк, ә иҗади биремнәр күп. Чынлыкта, бүген БДИны язма имтихан дип әйтергә була. Ул объектив уза һәм чыгарылыш укучысына имтиханны яшәгән урынында тапшыру, документларны биш югары уку йортына җибәрү мөмкинлеге бирә. Бу бик уңайлы. Элекке кебек, тәүдә мәктәптә биш-алты имтихан, аннан соң югары уку йортында өч-дүрт имтихан тапшырырга кирәкми”, – ди мәгариф министры Сергей Кравцов.

Киләчәктә, бәлки, имтихан тапшыру төрләре тагын да үзгәрер. Ә быел чыгарылыш сыйныф укучыларына Бердәм дәүләт һәм төп дәүләт имтиханнарын тапшырырга туры килә.

Чыгарылыш укучыларының барысына да имтиханнарын уңышлы тапшыруларын телибез!

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: