Барлык яңалыклар

Алтын янына көмеш кайта

Мәктәпне тәмамлаучылар өчен яхшы яңалык. 

https://magadanpravda.ru/
https://magadanpravda.ru/

Мәктәпне тәмамлаучылар өчен яхшы яңалык: Башкортстанда быелдан башлап, алтын медальләрдән тыш, элекке кебек көмешләре дә тапшырыла башлый.

Көмеш медаль – мәктәптә алтыннан соң икенче дәрәҗәгә ия. Ул укуларын яхшы билгеләргә тәмамлаган 11нче сыйныф укучыларына биреләчәк, диде республиканың мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Светлана Антипина.

Исегезгә төшерәбез: бу медаль 2014нче елдан федераль дәрәҗәдә тапшырылмый башлады, әмма төбәкләр чыгарылыш укучыларын дәртләндерү төрләрен үзаллы билгели алды. Һәм дистә елдан соң яңадан көмеш бүләк турында сүз кузгаттылар.

Узган ел илнең мәгариф министры Сергей Кравцов көмеш медальне кабаттан кайтару хакында әйтеп: “Бу ата-аналар өчен дә, укучылар өчен дә күңелле яңалык булыр дип уйлыйм”, – дигән иде.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: