Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
22 февраль , 20:13

БДИ нәтиҗәләре ничә ел гамәлдә кала?

Алар кайда саклана?

vm.ru
vm.ru

Имтихан тапшырган елдан соң 4 ел дәвамында нәтиҗәләр гамәлдә кала. Алар республиканың БДИ нәтиҗәләре белән таныштыручы сервисында шәхси кабинетта саклана, диделәр “Кабул итү-2024” брифингында.

Әгәр сезгә бу турыда белешмә кирәк икән, паспорт, БДИны кайсы елда тапшыругыз турындагы мәгьлүматларны теркәп, БР Мәгариф министрлыгына рәсми гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

Белешмәне сезгә 1-3 көн эчендә әзерләп бирергә тиешләр.

Ә заман студентларга елдан-ел яңа мөмкинлекләр ача. Яңа гына ачылган вузара студентлар кампусы фән дөьясын, югары уку йортларын, предприятиеләрне берләштерә. Биредә һәр уку йорты үзенең мәйданын иң алдынгы проектлары белән тулыландырачак. Без киләчәктә фәндә яңа исемнәр, яңа ачышлар көтәбез, ди Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин.

Автор:Гүзәл Гаянова
Читайте нас: