2023 ел нәтиҗәсе буенча, республиканың Евразия фәнни-мәгариф үзәгенә караган дүрт вузы федераль рейтингка кергән.
RAEX югары уку йортларын 42 критерий буенча бәяләгән. Бу критерийләр 3 күрсәткечкә берләштерелгән. Алар: сыйфатлы белем алу өчен шартлар, чыгарылыш укучыларына эш бирүчеләрдән ихтыяҗ дәрәҗәсе һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеге дәрәҗәсе.
Федераль исемлеккә илнең 42 төбәгеннән 164 вуз кергән. Алар арасында безнең Уфа дәүләт нефть-техник университеты, Уфа фән һәм технологияләр университеты, Башкорт дәүләт медицина университеты һәм Башкорт дәүләт аграр университет бар.