Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
12 декабрь 2023, 18:30

Диктант яздылар

Темасы – Конституция!

https://vk.com/rpmg1_ufa
https://vk.com/rpmg1_ufa

Быел 12 декабрь – Русия Федерациясе Конституциясенең 30 еллыгы тулган көн.

Шул уңайдан республикада илнең төп законын белү буенча шактый чаралар оештырыла. Уфаның 1нче санлы республика полилингваль күппрофильле гимназиясендә дә Конституция буенча диктант үтте. Аны унынчы сыйныф укучылары өчен Уфа фән һәм технологияләр университетының Хокук институты преподавательләре – директор урынбасары С.Латыйпова һәм доцент В.Ямалетдинова үткәрде. 

Республика Конституция диктантыннан соң язма эшләр буенча фикер алыштылар. Укучылар кануннарны шактый яхшы белә. Илдә, дөньяда, республикада барган сәяси вакыйгаларга карата үз фикере бар.

Әңгәмәгә кушылган иң актив катнашучыларга кунаклар Хокук институтының футболкаларын бүләк итте һәм, мәктәпне тәмамлагач, үзләренең уку йортына белем алырга чакырды.

Диктант яздылар
Диктант яздылар
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: