Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
24 ноябрь 2023, 10:00

Мәктәпкә яңа тыю кертмәкчеләр

Монысы күптән кирәк иде.

capiton-mebel.ru
capiton-mebel.ru

Сер түгел, бүген, ни кызганыч, мәктәпләрдә балаларның тәмәке тарту очраклары ешая. Бу инде чаң кага торган проблемага әйләнде.

Шул уңайдан Башкортстанда Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары чираттагы пленар утырышта балаларның гомерен һәм сәламәтлеген никотинлы продукцияне куллану нәтиҗәләреннән саклау турындагы закон проектын беренче укуда кабул итте.

Сәламәтлек саклау һәм социаль сәясәт буенча комитет рәисе Салават Харасов әйтүенчә, әлеге документ проекты төбәк законнарын “Бала хокукларының төп гарантияләре турындагы” федераль законга кертелгән соңгы үзгәрешләргә яраклаштыруга юнәлтелгән.

Кайсыбер укучылар хәтта дәрес вакытында тәмәке тарта, һәм укытучылар бу хәлгә карата берни эшли алмый. Мондый вакыйгаларга шаһит булган укучыларның ата-аналарыннан зарлар килә, деп бәян итте депутатлар.

Закон проекты буенча фикер алышу барышында никотинлы продукция кулланучы балигъ булмаган балаларның ата-аналары өчен санкцияләр кертергә тәкъдим ителде. Салават Харасов әлеге мәсьәлә комитет утырышында каралачак, диде. Аңа республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы, прокуратура вәкилләре, юристлар һәм башка җаваплы кешеләр чакырылачак. “Укучыларның ата-аналарына карата чаралар кабул итәргә кирәк”, – дип килеште депутат.

Ә сез бу фикер белән килешәсезме? Ничек уйлыйсыз: укучылар тәмәке тартмасын өчен эшне кемнән яки нәрсәдән башларга кирәк?

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: