Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
30 октябрь 2023, 15:21

Мондый диктант язганыгыз юктыр әле

Гадәти булмаган диктантта теләгән һәркем катнаша ала. 

Фән һәм технологияләр уньеллыгы һәм “Технопром-2023” X Халыкара технологияләр үсеше форумы кысаларында бар ил буенча Фәнни-технологик диктант үтә. Мондый беренче диктант онлайн форматта оештырыла.

Чарада катнашучылар фән һәм алдынгы эшләнмәләр буенча үзләренең белемен тикшерә ала. Диктант нәтиҗәләре буенча катнашучылар һәм төбәкләрнең бердәм рейтингы булдырылачак.

Диктантта теләгән һәркем 5 ноябрьгә кадәр түбәндәге сылтама аша катнаша ала: https://форумтехнопром.рф/диктант.

Диктант 13 яшьтән өлкәннәргә исәпләнгән.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: