Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
1 сентябрь 2023, 21:58

Һәр балага – кайнар аш

Мәктәп ашханәләре беренче көннән үк эшләде. 

https://www.bashinform.ru
https://www.bashinform.ru

Бүген, 1 сентябрьдә, республиканың барлык мәктәпләрендә башлангыч сыйныфлар, шул исәптән 220 меңнән артык беренче сыйныф укучылары өчен бушлай кайнар туклану оештырылды.

Җәй дәвамында муниципалитетлар ярдәме белән 508 мәктәптә ремонт ясалган. Шул исәптән 36 мәктәпнең азык-төлек блогы һәм ашханәсе капиталь ремонтланган. 403 мәктәп өчен 1435 берәмлек технологик корылма, шул исәптән ашханәләр өчен җиһазлар һәм савыт-саба сатып алынган.

Әйткәндәй, яңа уку елыннан республика мәктәпләрендә балаларга “Социаль туклану идарәсе” тарафыннан эшләнгән яңартылган меню тәкъдим ителәчәк. Яңа рецептлар санитар кагыйдәләргә һәм нормаларга, шулай ук диетология һәм нутрициология таләпләренә җавап бирә. Балалар да ошатачак дип ышандыра белгечләр.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: