Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
1 сентябрь 2023, 16:28

Иң кечкенәләр дә әләм күтәрде

Аларга бу эш бик ошаган. 

https://education.bashkortostan.ru
https://education.bashkortostan.ru

Бүген Башкортстанда балалар бакчаларында Белем көне дәүләт әләмнәрен күтәрүдән һәм дәүләт гимнын башкарудан башланган. Бу эш төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров кушуы буенча оештырылган.

Республиканың Мәгариф министрлыгыннан әйтүләренчә, сабыйлар тантаналы чараларда зур кызыксыну белән катнашкан. Дәүләт символларын балалар бакчаларында ук куллану сабыйларда патриотлык хисе һәм Ватанга хөрмәт тәрбияләүгә этәргеч бирә дип исәпли педагоглар.

Әләм күтәрү һәм гимн башкару тантаналары киләчәктә республиканың бар балалар бакчаларында да атна саен үткәреләк, диләр ведомствода.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: