Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
1 сентябрь 2023, 16:51

Гади генә мәктәп түгел

Башкортстанда полилингваль мәктәпләр ачыла.

https://education.bashkortostan.ru
https://education.bashkortostan.ru

Бүген, 1 сентябрьдә, Хәйбулла районының Акъяр авылында һәм Учалы шәһәрендә 1083 укучы яңа полилингваль күп профильле мәктәпләргә барды.

Ә Мишкәнең икенче санлы мәктәбе һәм Сибай гимназия-интернаты полилингваль күп профильле мәгариф оешмаларына үзгәртелде.

Исегезгә төшерәбез: 2019-2021 елларда Уфа, Стәрлетамак һәм Нефтекамада 4 шундый мәктәп ачылган иде. Шушы еллар эчендә алар республиканың иң яхшы уку йортларына әверелде.

Хәзер 8 полилингваль мәктәптә барлыгы 7500дән артык укучы белем ала. Аларның 1091е – беренче сыйныфлар. Мондый мәктәпләрдә укырга теләүчеләр саны ел саен арта бара. Укучыларның имтиханнар, олимпиадалар һәм бәйгеләрдә яхшы уңышларга ирешүе дә моңа этәргеч бирә.

Бүген булачак полилингваль уку йортларының кайсыбер сыйныфлары да ачылды. Алар – Яңа Тәтешле, Бишбүләк авыллары мәктәпләре һәм Баймак лицей-интернаты сыйныфлары.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: