Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
23 август 2023, 15:40

Замана студентларын ни көтә?

Шул хакта сөйләштеләр.

https://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

Башкортстан делегациясе дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең Уфа вузара студент кампусын төзү буенча проектын тормышка ашыру кысаларында илнең Фән һәм югары мәгариф министрлыгы үткәргән стратегик сессиядә катнашты.

Русия мәгариф министры урынбасары Андрей Омельчук әйтүенчә, Русия университетларында төзелгән дөнья дәрәҗәсендәге кампусларның 17 проекты югары белем һәм вузлар системасының бар эшчәнлеген үзгәртәчәк яңа киңлек булачак.

Инде бүген һәр кампусның технологик үсеш, тикшеренү юнәлешләре бар. Һәм әлеге сессиянең максаты – аларны ил киңлегендә технологик эшкуарлык экосистемасына кушу. Нәкъ шуңа әлеге сессия “Технопром-2023” технологик үсеш буенча халыкара форум белән берьюлы үткәрелә, дип билгеләнде чарада.

Анда заманча белем, медицина объектларының “санлы двойниклары”н куллануның иң яхшы тәҗрибәләре күрсәтелде.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: