Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
21 июнь 2023, 12:19

Көллиятләргә кабул итү башланган

Гаризаны хәзер Дәүләт хезмәтләре порталы аша да тапшырып була, ди.

Дәүләт хезмәтләре порталында көллиятләргә гаризалар кабул итү буенча сервис эшли башлаган. Документларны  берничә уку йортына тапшырырга мөмкин. Белгечлекләр, һөнәрләрне һәм уку формасын төрлесен сайларга була.

Бу сервиска 36 төбәктә 1129 көллият кушылган да инде. Кабул итү кампаниясе башлану белән аларның саны үсәчәк. Көндезге уку бүлегендә  иҗади белгечлекләргә 10 августка кадәр гариза тапшырып булса, калган белгечлекләргә – 15  августка кадәр.

Гаризаны карау этаплары турындагы мәгълүмат, өстәмә сынаулар даталары һәм аларның нәтиҗәләре турындагы мәгълүмат Дәүләт хезмәтләрендәге шәхси кабинетка киләчәк.

Көндезге уку бүлекләренә буш урыннар булган очракта документлар кабул итү 25 ноябрьгә кадәр озайтылачак. Башка төр уку формаларына  кабул итү срокларын һәр көллият үзаллы  билгели. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: