Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
3 февраль 2023, 17:54

Базарга тизрәк чыга алачаклар

Инновацияләргә булышлык итү үзәге (Центр содействия инновациям, ЦСИ) Башкортстанда төбәк вузлары белән килешүләргә кул кую башлангычы белән чыкты. Бу хакта “Сколково” фонды вәкилләренең Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгында узган республика вузлары җитәкчеләре   белән очрашуда әйтелде. Документ университетлар һәм  фәнни оешмаларның фәнни, фәнни-техник  өлкәдә активлыгын арттыруны күзаллый.

–Инновацияләргә булышлык итү  үзәген без көрчеккә каршы чараларның өченче пакеты кысаларында булдырган идек. ЦСИ безнең белгечләрнең идеяләрен уңышлы күтәрә, аларның предприятиеләр белән хезмәттәшлеген координацияли. 2022 елда Башкортстаннан “Студенческий стартап” конкурсында катнашуга 271 заявка тапшырылган. Заявкалар саны буенча безнең республика Русиядә  ТОП-3кә чыккан, төбәкнең 59 студенты җиңүче булды, – диде сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры урынбасары Денис Гурков.

Гурков шулай ук Башкортстанның  ил күләмендә фәнни-техник үсеш милли рейтингы нәтиҗәләре буенча 4 урында икнәлеген да искә төшерде. Төбәктә 450дән артык оешма инновацион эшчәнлек алып бара. 

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: