Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
29 август 2022, 11:24

1 сентябрьдән укытучы тутыра торган документлар исемлеге кыскара

Чынлап та шулай булырмы икән?

big-rostov.ru
Фото:big-rostov.ru

Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы укытучы тутырырга тиешле документлар исемлеген минимумга кадәр киметте. Бу педагогларга бюрократик нагрузканы  максималь киметергә мөмкинлек бирә, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Яңа уку елыннан ук укытучылар белем бирү процессы белән турыдан-туры бәйле булган минималь документлар белән эшләячәк: бу - эш программасы һәм сыйныф журналы. Шул ук вакытта укытучы мәгариф министрлыгының якынча эш программасын ала алачак, бу чакта үз программаңны булдыру мәҗбүри түгел. 

Түгәрәк һәм секцияләр укытучылары дәрестән тыш эшчәнлек журналын, сыйныф җитәкчеләре тәрбия эше планын да тутыралар.

Педагоглар укучыларга характеристика яза алалар. Калган документлар өчен административ хезмәткәрләр җавап бирә.

Чыганак: "Татар-информ". 

Читайте нас: