Мәдәни мохит
8 Октября , 13:29

Башкортстанга багышланган журнал дөнья күрде

Добавить в предпочтительные источники Google

Башкортстанга багышланган “Русский турист” журналы дөнья күрде. Журналның бу санында 100 битлек төсле фотографияләр һәм республика турында мавыктыргыч хикәяләр дөнья күргән.

Басма сәяхәтче-туристларга, спортчыларга һәм танып белү туризмы белән кызыксынучыларга исәпләнгән.

Бүген “Рус туристы" – ул беренче ачыш рухын саклый торган заманча ялтыравык журнал. 2019 елда яңадан торгызылган XIX гасырның “РусскиIй туристЪ»”борынгы басмасы яңа сулыш алды.

Журналның беренче чыгарылышы 1899 елда Русия, илләр һәм континентлар шәһәрләре аша юлга чыгарга әзер булган “циклистларны” берләштергән Рус туринг-клубының велосипедчы-туристлары җәмгыяте тарафыннан дөнья күрә. 1901 елда клуб Русия туристлар җәмгыяте итеп үзгәртелә һәм туризмның бихисап төрләрен берләштерә, ә журнал Русиядә һәм аннан читтә күпсанлы сәяхәтчеләр өчен әһәмиятле басмага әверелә. Шуңа күрә яңарыштан соң тормышка ашыручыларның берсе Русия Спорт туризмы федерациясе – шул ук Русия туристлар җәмгыятенең варисы булуы закончалыклы булды. “Русский турист” журналында спорт туризмының барлык: җәяүлеләр, су, тау, чаңгы, спелео, велосипед, авто- һәм мото-, атлы, җилкәнле төрләре яктыртыла.

Башкортстан турында журналның яңа чыгарылышында республиканың туристик мөмкинлекләре турында материаллар тупланган: табигый истәлекле урыннар, тарихи һәм спорт маршрутлары тасвирланган, актив ял һәм милли үзенчәлекләр турында сөйләнгән.

Журнал Мәскәү һәм Русия төбәкләренең туристик кибетләрендә таратыла, Уфада аны Ленин урамы, 26 адресы буенча урнашкан “Китап” кибетендә сатып алырга мөмкин.  

Бу махсус чыгарылышны булдыру башлангычы белән БР матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы чыкты.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас