

Шәһәрләрне һәм андагы тормыш-көнкүрешне никадәр генә мактасак та, Аллаһка шөкер, авылларыбыз һәм кече торак пунктлар да яшәп килә әле. Бу уңайдан 2021 елдан башлап Башкортстанда төбәкнең авыл торак пунктларында һәм кече шәһәрләрендә эшләүче яшь белгечләргә ярдәм итү буенча дәүләт программасы турында әйтеп үтәсем килә. Республика “Земство мәдәният хезмәткәре” программасын башлап җибәргән РФнең тәүге субъекты булды.
Благовар районы Языково авылында яшәүче Хәкимова Ләйсән Нәфис кызы да, Октябрьский музыкаль көллиятен тәмамлагач, “Земство мәдәният хезмәткәре” программасында катнашып, район мәдәният сараенда эшли башлаган.
“Мин кечкенәдән әбиемнең авылында татар халык көйләрен тыңлап үстем, ул – баянда уйнарга, ә мин бик тә биергә ярата идем. Вакыт үтү белән мин вокал дәресләренә йөри башладым. Тәүге укытучым Арсланова Алия Тимергали кызы иде, арытаба 2-9 сыйныфларда Шәфиева Элиза Раяз кызында шөгыльләндем. Балачактан татар халык җырлары күңелемне әсир итте, мин аларны мәхәббәт һәм дулкынлану хисе белән башкара идем. Әлбәттә инде бик күп төрле конкурсларда катнашып, призлы урыннар ала идем”, – дип сүзен башлады Ләйсән.
–Укуны тәмамлагач, шәһәрдә калу теләге булмадымы?
–Юк, мин халык мирасының бер өлешен үз якларыма тарату, балаларны фольклор нигезләренә өйрәтү, Ватанга тагы көчлерәк сөю уятыр өчен туган районыма кайтырга булдым. Моннан тыш, мин Казан дәүләт мәдәният институтында читтән торып югары белем алам.
–Ләйсән, мәдәният сараенда кемнәр белән эшлисең?
–Мин балалар коллективлары белән эшлим. Балалар белән төрле чараларга һәм конкурсларга әзерләнәбез. Балалар белән ялгыз да шөгыльләнәм. Аларның яше төрле: балалар бакчасы яшеннән алып 11 сыйныфка кадәр.
–“Земство мәдәният хезмәткәре” программасында катнашуың белән котлыйм, Ләйсән! Татар халык җырларына, иҗатына мәхәббәт тәрбияләүдә сиңа зур уңышлар телим!
***
Белешмә:
Программаны тормышка ашырганнан бирле республиканың авылларында һәм кече шәһәрләрендә урнашкан мәдәният һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә эшләүче 150 белгечкә ярдәм күрсәтелгән (2021 – 60, 2022 – 30, 2023 – 30, 2024 – 30).
Бүлеп бирелгән акчаларның гомум суммасы 105 миллион сум тәшкил иткән.
2025 елдан РФ Хөкүмәтенең 2024 елның 25 декабрендәге 1885 номерлы “РФнең “Мәдәниятне үстерү” дәүләт программасына үзгәрешләр кертү турында” карары нигезендә “Земство мәдәният хезмәткәре” федераль программасы тормышка ашырыла.
Русия Мәдәният министрлыгы раслаган квота нигезендә, 2025 елда Башкортстанның 44 мәдәният хезмәткәре 1 млн. сум компенсация алган (мәдәният йортлары – 18, балалар сәнгать мәктәпләре – 23, муниципаль китапханәләр – 2, музей – 1).
2026 елда компенсация түләүләрен 59 белгеч алган (мәдәният йортлары – 26, балалар сәнгать мәктәпләре – 32, музей – 1).
Конкурс буенча сайлап алу 2026 елның апреленнән июленә кадәр барды. Конкурста катнашуга дәгъва кылучылардан 98 гариза бирелгән.
Федераль бюджеттан 51,33 млн. сум каралган (БР бюджетыннан финанслау – 5,8 млн. сумнан артык).
Хәзерге вакытта барлык белгечләр (бу 31 кеше (Октябрьский музыкаль көллияте, Уфа сәнгать училищесы, Салават музыкаль көллияте, Сибай мәдәният һәм сәнгать көллияте, Башкортстан республика мәдәният һәм сәнгать көллияте) мәдәният учреждениеләренә эшкә урнаштырылган һәм аларга 1 млн.сум компенсация түләүләре күчерелгән.
Стәрлетамак (5), Туймазы (4), Әбҗәлил (3), Баймак (3), Благовар (3), Күгәрчен (3), Миякә (3), Иглин (3), Салават районы (2), Краснокама (2), Яңавыл (2) районнары һәм Агыйдел шәһәре (2), Межгорье (2) актив катнашканнар.
2027 елга квота 62 тәшкил итә.