Мәдәни мохит
11 Сентября , 13:26

"Бердәмлек биюе" флешмобы узды

"Бердәмлек биюе" флешмобы узды"Бердәмлек биюе" флешмобы узды
"Бердәмлек биюе" флешмобы узды

Бүген, 11 сентябрьдә,  БР хореография сәнгате эшлеклеләре берлеге Русия халыклары бердәмлеге елына багышланган “Бердәмлек биюе” дигән масштаблы флешмоб үткәрде!

Башкортстанның 27 коллективыннан 500дән артык катнашучы Уфага килде. Профессиональ һәм һәвәскәр ансамбльләр биючеләре Стәрлетамак, Салават, Сибай, Нефтекама, Учалы, шәһәрләрен, Кырмыскалы, Дәүләкән районнарын һәм Ургаза авылын тәкъдим иттеләр. Шулай итеп, флешмобны республика флешмобы дип атарга була!

Чара милли кием көнендә узды. Җыелма “бердәмлек биюе”ндә барлыгы җиде: башкорт, рус, татар, мари, мордва, чуваш һәм чечен хореографик өзек башкарылды.

20 октябрьдә БР хореографлар берлеге халык биюен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән конференция үткәрергә планлаштыра. 21 октябрь – милли бию көненә багышланган концерт, ул 2025 елдан күренекле балетмейстер Фәйзи Гаскәровның туган көнендә уза.

БР үзешчән коллективлары җитәкчеләрен хореография сәнгате эшлеклеләре берлеге әгъзалары сафларын тулыландырырга чакырабыз. Тулырак мәгълүматны безнең рәсми сайтта https://сдхирб.рф/ белергә һәм шунда ук керү өчен гариза бирергә мөмкин.

"Бердәмлек биюе" флешмобы узды
"Бердәмлек биюе" флешмобы узды
"Бердәмлек биюе" флешмобы узды
"Бердәмлек биюе" флешмобы узды
"Бердәмлек биюе" флешмобы узды
"Бердәмлек биюе" флешмобы узды
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас