Мәдәни мохит
10 Сентября , 07:02

ШОС саммитына әзерлек башланды

Олег Яровиков.Олег Яровиков.
Фото:Олег Яровиков.

2028 елда Уфада Шанхай хезмәттәшлек оешмасында катнашучы ил башлыкларының саммиты узачак.

РФ Президенты указына ярашлы оештыру комитеты формалашты. Оештыру комитетын РФ Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков җитәкли. Аның урынбасарлары итеп президент киңәшчесе Антон Кобяков һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров билгеләнде.

–Бу бик зур күләмле эш – көнкүреш сорауларыннан алып инфрастуктура модернизациясенә һәм мәдәният учреждениеләренең югары дәрәҗәле кунакларны кабул итү әзерлегенә кадәр, – диде Радий Хәбиров. – Рус драма театры модернизацияне таләп итә. Дәүләт циркы турында сүз йөрткәндә исә, федераль бюджетта акчалар салынган, әмма сроклар бераз күчте. Быел Евразия күчмә цивилизацияләр музеен проектлауны тәмамлаячакбыз. Салват Юлаев һәйкәлен бронзадан коячакбыз. Язучылар йорты белән мәсьәлә хәл ителде, чиратта – Актёрлар йорты. Хәзер Композиторлар һәм Рәссамнар йортлары язмышын билгеләргә кирәк.

Исегезгә төшерәбез: Уфа ШОС һәм БРИКС саммитларын 2015 елда кабул иткән иде. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас