

Шушы көннәрдә төбәкнең Мәдәният министрлыгында "Пушкин картасы" ("Пушкин картасы" – "Мир" системасының махсус банк картасы, аны дәүләт театрларга, музейларга, күргәзмәләргә һәм концертларга билетлар сатып алу өчен тулыландыра. Картадан 14 яшьтән алып 22 яшькә кадәрге Русия гражданнары файдалана ала. – Авт.) программасының бер өлеше булырга теләүче оешмалардан 8 гариза каралды .
Алар арасында – Уфа урман хуҗалыгы каршындагы “Урман музее", район мәдәният йортлары, милли мәдәниятләрне үстерү үзәкләре һәм иҗат киңлекләре.
– "Пушкин картасы" – ул безнең яшь буын һәм илнең гаять зур мәдәни мирасы арасындагы уртак күперебез. Бу яшьләр белән эмоцияләр, белем һәм матурлык телендә сөйләшү, театр, музыка һәм тарихны чын мәгънәсендә аңлаешлы итү мөмкинлеге. Шуңа күрә мин бу теманы һәрвакыт аерым игътибар үзәгендә тотам, – дип билгеләп үтте мәдәният министры вазифаларын башкаручы Фәнүр Шәйхисламов.
Ведомство җитәкчесе критерийларны искә төшерде: мәдәният өлкәсендә кимендә бер ел эшләү, кирәкле ОКВЭД булу, Pro.Мәдәният.РФ платформасында теркәлү һәм классика һәм халык иҗаты нигезендә гармонияле, патриотик шәхес формалаштыручы репертуар.
“Пушкин картасы”н тормышка ашыруның алты елында Башкортстан мәдәнияте икътисадына 2,2 млрд сум җәлеп ителгән. Бүгенге көнгә картаны 264 мең яшь кеше рәсмиләштергән инде, программада 388 учреждение катнаша. Программаны комплекслы бәяләү буенча республика илдә 14нче урында тора. 2026 елда акча җәлеп итү буенча лидерлар – Уфа, Стәрлетамак, Салават, Туймазы, Мәләвез һәм Бәләбәй районнары.
Чыганак: bashinform.ru